Татарстан "Интернетка рәхмәт-2020" конкурсында иң актив регион дип танылды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Пенсионерларның компьютер грамоталылыгы буенча "Интернетка рәхмәт – 2020" VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы бишенче ел рәттән конкурста иң актив катнашучы регион дип танылды.

Гомумән алганда, 2020 елда конкурска илнең 77 регионыннан 4 600 гариза бирелгән. Эшләрнең 84% ы урта һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләрдән, шулай ук авыл районнарыннан килгән.

Республиканың 805 кешесе үз ИТ-уңышлары белән уртаклашты, бу барлык кергән гаризаларның 18,13% ын тәшкил итә. Татарстаннан тыш, Воронеж һәм Оренбург өлкәләре дә зур активлык күрсәтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстаннан ике катнашучы конкурста җиңүчеләр һәм призерлар арасына керде. Әйтик, «Минем иҗтимагый интернет-инициатива» номинациясендә 2 нче урынны Аксубай районыннан Наилә Крайнова алды, ул тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен «Рус табигатен яратам» конкурсы оештырды һәм үткәрде. Ә Валентина Солдатова "Мин - интернет-йолдыз" номинациясендә җиңде.

2020 елда конкурста хатын-кызларның 84,5% һәм ир-атларның 15,5% катнашкан. Катнашучыларның уртача яше 63,4 ел тәшкил итте, конкурста катнашкан җиде кешенең яше 90 елдан артып китте, ә иң өлкән катнашучыга 97 яшь тулды.

Ел саен үткәрелә торган IT-конкурсны Россия Пенсия Фонды, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Ростелеком» ГАҖ оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International