Айрат Хәйруллин 2020 елда санлы команда эшенә йомгак ясады

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин узып баручы елның финал киңәшмәсен үткәрде. Чара югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узды. Анда ИТ-тармак предприятиеләре һәм ведомство карамагындагы оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2020 елда «Цифрлы икътисад» милли программасын гамәлгә ашыру турында доклад яңгырады, аны министр урынбасары Радик Гисмятов тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү, ИТ-тармакны үстерү һәм 2021 елга планнар, цифрлы белем бирү системасы һ. б. мәсьәләләргә тукталды.

Моннан тыш, элемтә операторлары алдагы бәйрәм көннәрендә элемтә инфраструктурасының эшләве турында кыскача гына сөйләделәр. Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, ул тиешле эшнең тулы күләмдә башкарылачагына шикләнми.

Очрашу ахырында цифрлы ведомство башлыгы алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.

"Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлекле билгеләре тапшырылды:

  • Юрий Багровка, КФҮ-КТИТС директоры;
  • Рәисә Бесединага, Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан төбәк оешмасы рәисе
  • Леонид Царевка, "Идел буе федераль округының радиоешлыклы үзәге" ТР буенча идарәсе башлыгы;
  • Денис Улесовка, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры.

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

  • Любовь Антонова, "АйСиЭл-КПО ВС" АҖ генераль директорының оештыру – хокукый үсеш буенча киңәшчесе;
  • Радик Фазылҗанов, «Төбәкара инфраструктура төркеме» ҖЧҖ баш энергетигы («МИГ» ҖЧҖ).

Цифрлы үсеш министрының Рәхмәт хатына лаек булды:

  • Динар Бикчәнтәев, Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлеге әйдәп баручы белгече.

«Барлык коллегаларыма эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Быел без кораллауга җитди юнәлешләр алдык, аларны киләсе елда нәтиҗәле гамәлгә ашыра алырбыз дип өметләнәм. Барлык цифрлы гаиләгә яңа уңышлар һәм казанышлар телим. Барыгызга да сәламәтлек телим, бу бит иң мөһиме», - диде Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International