Казан ИТ-парк Бизнес-инкубаторына 47 сайлап алуга теркәлү башланды

2020 елның 13 ноябре, җомга

28-29 ноябрьдә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Казан Бизнес-инкубаторына быел соңгы сайлап алу узачак. Үсеш өчен комплекслы ярдәм алырга теләгән стартаплар 23 ноябрьгә кадәр kazanstartup.ru сайтында гариза бирә алалар.

Сайлап алу этабы онлайн-форматта узачак. Анда IT өлкәсендәге проектлар төзүче һәм Россиянең эре компанияләре белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынучы командалар катнаша ала.

Бизнес-инкубаторга сайлап алу - ел дәвамында инкубация үтү мөмкинлеге генә түгел. Чараның форматы командаларга IT-базарның йогынтылы кешеләре белән сөйләшергә һәм проект турында экспертларның фикерен белергә, шулай ук бизнес-партнерларны нибары 2 көн эчендә алырга мөмкинлек бирә.

Бүген күп кенә корпорацияләр стартаплар эшли торган яңа технологияләр белән кызыксыналар. Бизнес-инкубатор ярдәмендә резидентлар инновацион проектларны корпоратив бизнес-процессларга кертүгә кадәр җиткерәчәкләр.

ИТ-парк Бизнес-инкубаторында булганда стартапларга тулы бер хезмәт күрсәтү комплексы тәкъдим ителә:

- тулысынча җиһазландырылган өч эш урыны;

- әйдәп баручы экспертлардан белем бирү чаралары;

- шәхси һәм дәүләт финансларын җәлеп итү;

- Customer Development методы буенча проект тренингы;

- бухгалтерлык һәм юридик ярдәм;

- виртуаль серверы эшләтеп җибәрү өчен проект;

- лимитсыз шәһәрара телефон;

- команданы сайлауда ярдәм.

Моннан тыш, ИТ-парк Бизнес-инкубаторының 2020 елның 1 декабреннән Иннополис шәһәрендә Вәкиллеге барлыкка киләчәк. Шуңа күрә әлеге шәһәргә күчәргә ниятләгән яки анда яшәүче конкурста катнашучыларның А.С. Попов исемендәге технопаркта эш урыннары алу мөмкинлеге барлыкка килде. Шарт - сайлап алу узу һәм Бизнес-инкубатор резиденты булу, шул ук хезмәтләр җыелмасы алу.

Игътибар итегез, бу сайлап алу быел төгәлләнәчәк. Бизнес-инкубатор командасына киләсе шанс 2021 елда гына булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International