Мәктәп укучылары һәм студентлар Digital Start бушлай укыту бизнес-курсын уза ала

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

2018 елда Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы белән берлектә Digital Start белем бирү платформасы эшли башлады. Быел Технологик эшмәкәрлек нигезләре буенча онлайн-курс барлык теләүчеләр өчен дә ачык.

https://digitalstart.info/ сайтында теркәлгәннән соң, катнашучыга аның шәхси кабинетында өйрәтү видеолекцияләре ачык булачак. Дистанцион рәвештә мәктәп укучылары һәм студентлар идея уйлап таба, команда төзи, клиентны өйрәнә һәм проблеманы раслый, базарны анализлый, сайт булдыра, клиентлар һәм инвестицияләр җәлеп итә алачак.

Digital Start катнашучылары белән үз белемнәре белән уртаклашачак: Югары икътисад мәктәбе доценты, digital-маркетолог, программалаштыру мәктәбе кураторы, график дизайнер, уңышлы стартапларга нигез салучы, web-эшләүче. Шулай ук барлык этапларда балаларга ИТ-парк Бизнес-инкубаторы командасы да ярдәм итәчәк.

Һәр дәресне карау тәмамлангач, биремнәрне үтәргә кирәк, аларның һәркайсы өчен өлгереш рейтингын билгели торган баллар исәпләнә. Белем бирү программасын тулысынча үтүчеләр катнашу турында сертификатлар алачак. Ә иң яхшыларын конкурс сайлап алуына һәм проектны экспертлар алдында тәкъдир итүгә чакырачаклар. Призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак. Финал онлайн форматында 2020 елның 5 декабрендә узачак.

Белешмә мәгълүмат

Узган ел Digital Start платформасында мең ярымга якын кулланучы теркәлгән. 2020 елның сентябрендә Технологик эшкуарлык буенча Digital Start белем бирү программасы «Яшьләр эшкуарлыгы» темасы буенча стратегик инициативалар агентлыгының яшьләр инициативалары үзәген конкурс нигезендә сайлап алуда җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International