7-8 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Бизнес-инкубаторга стартаплар сайлап алу буенча соңгы сайлап алу булачак. Резидентлар булырга һәм ИТ-командага кушылырга теләгән компанияләр 2 ноябрьгә кадәр түбәндәге сайтта гариза калдыра алалар – http://itparkrt.ru/#
Гадәттәгечә, конкурс сайлап алу ике төп этапта узачак:
Бизнес-инкубаторга кушылган командалар уңайлы офис кына түгел, ә ярдәм чараларының тулы бер комплексын да алалар: белем бирү чараларына керү, финанслау җәлеп итүдә ярдәм, менторлар һәм бизнес-фәрештәләр консультациясе, виртуаль сервер, юридик һәм бухгалтерлык хезмәте һ. б.
«Күп кенә дөньякүләм танылган стартапларның тарихы гади гаражда (әйтик, Apple, Google) башланды. Чыннан да, теләсә нинди шартларда да ИТ-продукт эшләп була. Тик чиста, җылы, уңайлы, тулысынча комплектланган офиста эшләү һәм проектны үстерү буенча консультация хезмәтләре алу күпкә рәхәтрәк. Бизнес-инкубатор резидентларына коммуналь хезмәтләр өчен түләү, биналарны җыештыру турында уйларга кирәкми, үз башыңны шундый мәшәкатьләрдән арындырырга һәм үз вакытыңны проектка багышларга мөмкин», - дип билгеләп үтә ИТ-парк Бизнес-инкубаторының стартап-проектлары җитәкчесе Эльвира Ярмакова.
Бизнес-инкубаторга булачак сайлап алу турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга була.