ИТ-парк резидентлары Татарстанны "Ачык инновацияләр" 2020 форумында тәкъдим итәчәк

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы резидентлары Татарстанны Startup Expo күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк, ул 2020 елның 19-21 октябрендә «Ачык инновацияләр» форумы кысаларында узачак.

«Ачык инновацияләр» форумы — глобаль технологик трендлар турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа карарларны тәкъдир итү өчен төп халыкара мәйданчык. Өченче ел рәттән Форум «Сколково» инновацион үзәге территориясендә уза.

Форумда Татарстан Республикасының инновацион потенциалын ИТ-паркның 6 резиденты тәкъдим итәчәк:

  • Bon Ration
  • Click-Storm
  • Sailet Learning Platform
  • АлойлСервис
  • Аинг БиоДег Материаллар
  • Гемоскан

Быел Startup Expo, Форум үзе кебек үк, phygital-форматта узачак. Тулырак мәгълүмат openinnovations.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International