Иннополис университетында 5 мең дәүләт хезмәткәре белем алачак

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Кризиска каршы лидерларны һәм «КЛИК» санлы икътисад командаларын укыту программасы «20.35» НТИ университеты белән берлектә эшли башлады. Ике ай эчендә тыңлаучылар идарә компетенцияләренә мәгълүматлар нигезендә өйрәнәчәкләр һәм цифрлы проектлар эшләячәкләр.

Укыту өчен командалар дәүләт компанияләре, федераль министрлыклар, хезмәтләр һәм агентлыклар, шулай ук Калининград, Ленинград, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләре, Приморье крае региональ хөкүмәтләреннән дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан формалаша. Укыту ике трекка бүленә: "Chief Data Officer — мәгълүматларга нигезләнгән идарә" һәм "Дата-аналитик — цифрлы карарларның техник архитекторы". Атна саен командалар цифрлы икътисад өлкәсендә 8-12 тема белән танышачак, өй биремнәрен үтәячәк һәм тестлар узачак, шулай ук акселерациясе программа ахырында узачак команда проектлары өстендә эшләячәк. Укыту дистанцион форматта.

"Бизнеста һәм башкарма хакимият органнарында кабул ителә торган күп кенә процесслар һәм карарлар, эшне автоматлаштырырга һәм мәгълүматлар белән эшләү хисабына нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин. "КЛИК" программасы нәкъ менә шуның белән бәйле. Без бергәләп әлеге мәгълүматларны җыярга, эшкәртергә һәм кулланырга өйрәнәчәкбез. Ике айлык уку ахырында РФ дәүләт секторы һәм бизнес илне цифрлаштыру драйверлары сыйфатында эшләргә әзер белгечләр һәм командалар рәвешендә шактый көчәячәк", — дип белдерде Искәндәр Бариев, Иннополис университетының проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча проректоры-идарә башлыгы Искәндәр Бариев.

«КЛИК» программасы РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Стратегик инициативалар Агентлыгы катнашында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International