Айрат Хәйруллин WorldSkills Russia VIII Милли чемпионаты призерлары белән очрашты

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2020 VIII Милли чемпионатының IT-компетенцияләре буенча республика җыелма командасы катнашучылары белән очрашты. Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Арчадан килгән балалар ведомство башлыгы белән Чемпионат турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин балаларга күрсәтелгән югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде һәм укучылар үзләренең IT-компетенцияләрен үстерүне дәвам итәр дип өмет белдерде. Милли чемпионатта катнашучылар шулай ук ярышлар турындагы тәэсирләре һәм алдагы планнары белән уртаклаштылар. Күпләр сайлаган өлкәдә үсешне дәвам итәргә тели.

WorldSkills VIII Милли чемпионатында МЦК-КТИТС, КАИның инженерлык лицее, КФУның IT-лицее, Әлмәт политехника техникумы, 36 нчы Яр Чаллы инновацион технологияләр лицее һәм республиканың башка белем бирү учреждениеләреннән 33 катнашучы үз һөнәри осталыкларын күрсәтте. Балалар 26 компетенциядә призлы урыннар алдылар: Мәгълүмати кабель челтәрләре, Мобиль робототехника, бизнес өчен программа чишелешләре, веб-дизайн һәм эшләү, компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү, мобиль кушымталар эшләү, виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү һ. б.

Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» VIII Милли чемпионатының йомгаклау сынаулары 21 сентябрьдә тәмамланды. Барлыгы 3000нән артык катнашучы арасында 130 компетенция буенча медальләр комплекты уйнатылды. 15 көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы I дәрәҗә диплом һәм Кубокны алды.

WorldSkills милли чемпионаты финалы беренче тапкыр колледжларның 3000 региональ мәйданчыгында һәм махсус компетенцияләр үзәкләрендә дистанцион-көндезге форматта узды. Татарстан Республикасында ярышлар МЦК-КТИТС базасында, «Кванториум» балалар технопаркларында узды.

Экспертлар һәм судьялар финал барышын 10 000 видеокамера аша реаль вакыт режимында күзәттеләр. Ә тамашачылар ярышларны турыдан-туры трансляцияләр аша карый алдылар. VIII Милли чемпионатның Россия финалында 76 Ил һәм Россиянең 85 субъекты катнашты.

Очрашу ахырында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин балаларны югары нәтиҗәләр белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аннан соң балалар өчен «Мәктәп 21» түләүсез программалаштыру мәктәбенә экскурсия оештырылды. Бу Сбербанкның 2013 елдан «Ecole 42» инновацион Франция программалаштыру мәктәбендә кулланыла торган "Киләчәк мәктәбе" методикасына нигезләнгән белем бирү инициативасы. "Мәктәп 21" уникаль белем бирү методологиясе буенча мәгълүмати технологияләр (IT) өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендәге белгечләр әзерли: укытучыларсыз, лекциясез, бәясез. Методиканың нигезендә peer-to-peer («тигез») методы, яки коллектив укыту ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International