«Мин - мәктәп укучысы» суперсервисы нинди булачак: интерфейс дизайны, функционал һәм төп фишкалар

2020 елның 18 августы, сишәмбе

«Мин - мәктәп укучысы» суперсервисын эшләтеп җибәрү эше - уку һәм укудан тыш тормышта балаларның шәхси цифрлы ярдәмчесе. Яңа мобиль кушымтаны булдыруда Казан, Чаллы, Бөгелмә, Актаныш, Түбән Кама, Саба, Арча һәм республиканың башка районнарыннан 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты.

Мәктәп укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучыларыннан башка ярдәмче булдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә кушымтаны эшләүчеләр, Татарстанның цифрлы трансформация үзәге белгечләре укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән уннарча очрашу үткәрделәр.

Суперсервис дизайны

Кушымтаның дизайнын эшләүгә мәктәп укучылары да үз өлешләрен кертте: безнең белгечләр узган очрашуларда укучылар әйткән тәкъдимнәрне һәм идеяләрне исәпкә алырга тырыштылар. Суперсервисны мөмкин кадәр уңайлы һәм аңлаешлы итү мөһим иде. Шуңа күрә, суперсервисның бөтен функционалын ничек нәтиҗәле гамәлгә ашыруны аңлатып, цифрлы ярдәмче балалар белән аралашырга да мөмкин булачак.

Суперсервис мөмкинлекләре

Сервис ярдәмендә балалар үзләренең электрон көндәлеге белән мөстәкыйль идарә итә һәм өлгерешен күзәтә алачаклар. Кушымта бәяләр үзгәрү динамикасын формалаштырып кына калмыйча, укучылар нинди фәннәргә аерым игътибар бирергә тиешлеген күрсен өчен, җентекле статистика да бирәчәк.

Суперсервиста укучының өй эшләрен һәм аларны үтәргә кирәк булган вакытларын күрсәтеп, мәктәп мәшгульлегенең тулы расписаниесе сакланачак. Бу балаларга үз эшчәнлеген дөрес итеп планлаштырырга ярдәм итәчәк, барлык агымдагы бурычларны билгеләнгән срокта тәмамлап.

Кушымта укучыларга мәктәп стеналарында да, Татарстанда да барган мөһим вакыйгалар турында искә төшерәчәк, алар укуда гына түгел, актив социаль тормыш алып баралар.

Ниһаять, суперсервиска казанышлар системасы салыначак, ул балаларга үз мәнфәгатьләре нигезендә шәхси үсеш траекториясен корырга мөмкинлек бирәчәк.

Суперсервисның "Мин - мәктәп укучысы" дигән презентация ролигын сылтама буенча карарга мөмкин -  https://digital.tatarstan.ru/video.htm/video/6649959.htm 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда биш суперсервис ачу планлаштырыла: «Мин - мәктәп укучысы», «Минем субсидияләр», «Забота», «Мин төзим» һәм «Мин - гражданин». Яңа кушымталар республикада яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, бер тормыш вәзгыяте кысаларында берничә төрле хезмәт күрсәтүне берләштерәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International