Россиядә интернет белән идарә итү буенча БМОның юбилей форумы узачак

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

2025 елда Россия Интернет белән идарә итү буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының юбилей, 20 нче форумын кабул итәчәк. Бу хакта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

"Юбилей форумын үткәрү өчен Россияне сайлау - безнең өчен зур дәрәҗә һәм мәгълүмати җәмгыятьне һәм цифрлы технологияләрне үстерү өлкәсендә илебез тану билгесе. Без интернетның ачыклыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча гамәли карарлар форумның нәтиҗәсе булырга тиеш",-дип билгеләп үтте Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин.

Интернет белән идарә итү буенча Форум (Internet Governance Forum, IGF) – «Бөтендөнья челтәре» һәм дәүләт, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм экспертларны берләштерә торган санлы технологияләр үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп халыкара чараларның берсе.

Гадәттәгечә, форумда катнашучылар киберкуркынычсызлык, персональ мәгълүматларны саклау һәм Интернетка гомуми керү мөмкинлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирәләр. Форумның икенче темасы – яңа технологияләр: әйберләр Интернеты, ясалма интеллект, блокчейн, зур мәгълүматлар.

Интернет белән идарә итү буенча БМО Беренче форумы 2006 елда узды. Чара ел саен яңа илдә уза. Узган елларда форумны, аерым алганда, Швейцария, Франция, Һиндстан, Бразилия кабул иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International