31 июль - Корбан бәйрәме уңаеннан Россия Почтасы бүлекләренең һәм күп функцияле үзәкләрнең эш режимы үзгәрде.
Әйтик, 30 июльдә «Минем документлар»ның барлык филиалларында эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.
Казан шәһәрендәге бүлекләр: Мәскәү, Көньяк, Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1 йорт), Совет, Авиатөзелеш, Юдинский һәм «Салават Күпере» ТКда бүлек 8:00 дән 17:00 гә кадәр, Дәрвишләр бистәсе - 8:00 дән 16:00 гә кадәр, Заречный һәм Яңа Савин бүлекләре - 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк.
Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабугада КФҮ филиаллары, шулай ук Тукай районында 8:00 дән 17:00 гә кадәр ачык булачак.
КФҮ район бүлекчәләрендә эш көне 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук 1 августта КФҮ офислары челтәр һәм сервер җиһазларын өзеп кую һәм үзгәртеп кору эшләре үткәрү аркасында ябылачак.
Шулай итеп, КФҮ өчен 31 июль, 1 һәм 2 август ял көннәре булып тора.
Россия Почтасы шулай ук элемтә бүлекләренең эш режимындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.
Ә нәкъ менә 31 июльдә барлык филиаллар өчен дә ял көне булачак. Пәнҗешәмбе, 30 июльдә, Россия Почтасы бүлекләре билгеләнгән график буенча эшләячәк.