Укучылар «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша чүплекләр турында 4,5 мең хәбәр җибәрделәр

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

31 августта «Мәктәп экопатруле» алтынчы республика конкурсы тәмамлана. Бүгенге көндә анда 249 бала катнашты. Конкурс тәмамланырга бер ай кала мәктәп укучылары Татарстанда 4 474 законсыз чүплек турында хәбәр иттеләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсны үткәрү вакытында, 2014 елдан башлап, анда 2,6 меңнән артык укучы катнашкан. Алар тарафыннан барлыгы 34,5 мең фото һәм видео хәбәр җибәрелгән. Конкурс нәтиҗәсендә 15,9 меңнән артык чүплек бетерелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәп экопатруле» конкурсы мәгариф оешмалары укучылары арасында ел саен үткәрелә. Бу юлы балалар дүрт номинациядә җиңү өчен көрәшә: «Иң актив мәктәп укучысы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы».

Конкурста «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында edu.tatar.ru исәп язмасы аша теркәлгәннән соң катнашырга мөмкин. Мәктәп укучылары тиешле булмаган урында калдыклар урнаштыру турында хәбәр итәләр, фото - һәм видеоэлемтә җибәрәләр, моның өчен баллар алалар һәм үз рейтингларын арттыралар. Алынган гаризалар республика экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тарафыннан анализлана.

Конкурс августның соңгы көнендә тәмамланачак. Иң актив укучыларның исемнәрен көз көне атаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International