ТР Цифрлы үсеш министрлыгында алты вакантлы вазыйфа ачылды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс сайлап алуы уза.

Ведомствога берьюлы алты белгеч кирәк.

  • Икътисад һәм социаль өлкә тармакларын цифрлы трансформацияләүне координацияләү бүлеге башлыгы;
  • Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш бүлеге башлыгы (вакытлы вакансия).

Квалификация таләпләре: югары һөнәри белем (белгеч), дәүләт хезмәте стажы яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы, проект эшчәнлеге тәҗрибәсе, шул исәптән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дә.

  • Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
  • Бухгалтер исәбе һәм хисаплылык бүлегенең әйдәп баручы белгече.

Квалификация таләпләре: югары һөнәри белем, стажга карата таләпләр куелмый.

  • Ситуацион үзәк эшчәнлеген тәэмин итү секторы мөдире (вакытлы вакансия);
  • Мәгълүмат-аналитика секторы мөдире.

Квалификация таләпләре: югары һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең бер елдан да ким булмаган стажы яисә белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.

Документлар 420111, Казан ш., Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә. Кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга көнне 9.00 дан 16.45 кә кадәр бара. Төшке тәнәфес: 11.45 тән 12.30 га кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-843-221-19-55, 8-843-231-77-90. Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга була: https://digital.tatarstan.ru/konkursi.htmhttp://gossluzhba.gov.ru.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Татарстанда Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы директоры вазыйфасына ачык конкурс дәвам итә. Анда бөтен Россиядән дәгъва кылучылар катнаша ала. Кандидатларга 22 июльгә кадәр технопарк сайтында анкета тутырырга яки документларны кәгазьдә тапшырырга кирәк: Казан ш., Кремль ур., 8. каб. 207. Конкурс турында тулырак сайтның «Тармакның кадрлар сәясәте» бүлегендә белергә мөмкин.

Министрлык карамагындагы ТР Цифрлы трансформация үзәге шулай ук үзенә команда туплый. Бүген үзәктә 11 вакансия ачылган: график дизайнер, Product manager, Бизнес-аналитик, Data analyst, системалы аналитик, Мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгеч, Инженер, Карарлар архитекторы, Senior Python Developer, Data Engineer һәм DevOps Engineer / SRE.

Үзәкнең агымдагы вакансияләре турында тулырак мәгълүматны hh.ru сайтында табарга мөмкин. Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча электрон почтага мөрәҗәгать итегез: digitalteam@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International