Айрат Хәйруллин «Росэнергоатом» концерны вәкилләре белән очрашты

2020 елның 10 июле, җомга

Бүген "Росэнерго" концернының икътисад һәм финанслар буенча директоры Сергей Мигалин белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлв нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин очрашты.

Киңәшмәдә шулай ук «Концерн Росэнергоатом» АҖ ЦОД һәм цифрлы продуктларның проект офисы җитәкчесе Сергей Немченков, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Денис Улесов, «Иннополис» ҮҖ проекты җитәкчесе Салават Рәхмәтуллин һәм ИТ-парк директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Власов катнашты.

Яклар мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар шулай ук илебез икътисадының үсеш перспективалары һәм проблемалары хакында фикер алыштылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директорына уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Росэнергоат белән хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International