30 нчы июнь һәм 1 нче июль кичендә РТРС Казан телебашнясы РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләләре буенча булачак бердәм тавыш бирү көне уңаеннан Россия флагы төсләренә буялачак.
Архитектура-сәнгать яктыртуы халыкның ирекле ихтыяр белдерүе билгесенә, шулай ук һәр гражданинның илебез язмышында катнашу мөмкинлеге билгесенә кертелә.
Казан телебашнясы Татарстан Республикасы халкының 39,7% ын эфир телерадиосигналы белән тәэмин итә. Аның биеклеге 180 метр тәшкил итә, пиксельләрнең (светодиод лампаларның) гомуми саны – 4 608.
Телебашняны яктырту системасы 2018 елда FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында монтажланган иде. Архитектура-сәнгать яктыртуы дәүләт милли бәйрәмнәре көннәренә кертелә. РТРС иллюминацияләре компьютер программалары ярдәмендә идарә ителә торган меңләгән светодиод һәм дистә прожектордан тора.