Data-хакатон World AI & Data Challenge кысаларында виртуаль форматта узачак

2020 елның 26 июне, җомга

Data-хакатон - СИА World AI & Data Challenge халыкара проектының икенче этабы кысаларында 4-5 июльдә узачак. Анда ИТ-һәм data-белгечләр, студентлар һәм ИТ-компанияләр вәкилләре катнаша ала.

Data-хакатон түбәндәгеләр ярдәмендә үткәрелә:

  • Кайнау ноктасы - Казан;
  • Виртуаль кайнау ноктасы - Яр Чаллы;
  • киләчәктә КДЭУ һәм «Иннополис» МИЗ кайнау нокталары.

Хакатонда катнашучыларга 48 сәгать эчендә югары технологияләр өлкәсендә үз чишелешләрен тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның февралендә Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Бөтендөнья банкы Глобаль социаль-икътисадый бурычларны зур мәгълүматларны һәм ясалма интеллектны эшкәртү технологияләре ярдәмендә хәл итүгә юнәлдерелгән World AI & Data Challenge халыкара конкурсын башлап җибәрде.

Конкурс өч этаптан тора. Конкурсның беренче этабында Сингапур, Казахстан, Үзбәкстан, Монголия һәм Россиянең 43 регионыннан 147 бурыч бирелгән иде. Конкурсның эксперт жюри тарафыннан сайлап алынган иң яхшы бурычлар data-хакатон кысаларында да, чарадан соң мөстәкыйль эшләп бетерү өчен дә хәл ителәчәк.

Data-хакатон 4-нче июль көнне 10:00 сәгатьтә реаль вакыт режимында башлана. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин https://leader-id.ru/event/51680/. Теркәлгәннән соң турыдан-туры трансляцияләргә сылтамалар җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International