Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге белгечләре республикада яшәүчеләрнең маскалы режимны һәм социаль дистанцияне үтәү дәрәҗәсен билгели торган сынау проектын башлап җибәрделәр. Ясалма интеллект нигезендә яңа технология Казан метрополитенының «Җиңү Проспекты» станциясендә тест режимында эшли.
ТР ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил һәм әлеге проект җитәкчесе Булат Җамалиев сүзләренә караганда, компьютер ярдәмендә видеокүзәтү камералары пассажирларда битлекләр булуны, шулай ук аларның социаль дистанцияне үтәвен теркиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге карар кибетләрдә «Цифрлы авыл» проекты кысаларында сатучыдан башка да кулланыла.
Мәсәлән, бер көн эчендә күрсәткечләр түбәндәгечә иде:
Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, әлеге карарны һәр җирдә гамәлгә кертү күп кенә предприятиеләргә пандемия чикләүләре аркасында үз эшчәнлеген оператив рәвештә яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә проект, хезмәткәрләрнең барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тотып, Татарстан компанияләренә хәтта катлаулы эпидемиологик шартларда да эшләргә ярдәм итә алачак. Әлеге системаны куллануның тагын бер мисалы - рестораннарда һәм кибетләрдә килүчеләр агымын анализлау. Әлеге мәгълүматлар нигезендә республикада яшәүчеләр иң "имин" кибет яки ресторанны сайлый алачак.
Цифрлы трансформация үзәгенең яңа проекты стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә торган «Смартека» социаль-икътисади үсешенең иң яхшы практикалары конкурсында катнаша. Республика эшләнмәләренә ярдәм итәргә һәм үз тавышыңны проект битендә бирергә мөмкин.