Яр Чаллыда Россиядә беренче виртуаль "Кайнау ноктасы" ачылачак

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Россиядә беренче «Кайнау ноктасы» күмәк эш виртуаль киңлеге ачыла. Ачылу 18-нче июньгә планлаштырылган.

Яңа "Кайнау ноктасы" стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә оештырылачак. Мәйданчыкның виртуаль форматы хисабына актив эшкә төрле шәһәрләрдән вәкилләр җәлеп ителәчәк. Чаллы «кайнар нокталары» эшчәнлегенең төп юнәлешләре булачак:

  • кеше капиталын һәм киләчәк компетенцияләрен үстерү;
  • электрокарлар һәм пилотсыз транспорт;
  • индустрия 4.0 һәм Lean, WCM методлары җитештерү парадигмасында киләчәк;
  • цифрлы трансформация өндәмәләре.

Аның территориясендә катнашучылар проектлар лидерлары белән аралаша, бөтен илдән әйдәп баручы белгечләр белән киңәшләшә, шулай ук белем бирү программаларында һәм экспертлардан мастер-классларда катнаша ала. Leader-ID системасында «кайнау нокталары» чараларын күзәтеп торырга мөмкин.

«Кайнау нокталары» онлайн-ачылышында РФ Президентының цифрлы һәм Технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, СИАның «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Дмитрий Песков, Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, Татарстан Республикасында ясалма интеллект буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев һ. б. катнашачак.

«Кайнау нокталары – Яр Чаллы»ны ачу тантанасы, шулай ук "Китек дөньяда элемтә: ни белән көндәшлек итәргә, ә радикаль билгесезлек чорында нәрсәгә таянырга?" чара 18-нче июньдә 10.00 сәгатьтә ZOOM платформасында узачак. Теркәлү һәм чараның программасы сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International