Иннополис IT-шәһәре нигез салынуга биш ел тулуны бәйрәм итә

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген, 9 нчы июньдә, Иннополис югары технологияләр шәһәре үзенең юбилеен билгеләп үтә: нәкъ менә шушы көнне биш ел элек Россиянең беренче IT-белгечләр шәһәренә старт бирелде.

2012 елда Казаннан 40 километр ераклыкта шәһәрнең булачак урынына булачак халыкка юллама белән капсула салынды. 2014 елда шәһәр рәсми рәвештә Россия картасында барлыкка килде. 2015 елның 9 июнендә Иннополисны ачу тантанасы булды.

Көн саен шәһәрдә 4 600 кеше — алар-халык, кунаклар һәм җирле компанияләр хезмәткәрләре. Алар өчен барлык кирәкле объектлар (банк бүлекләре, супермаркетлар, рестораннар, матурлык салоннары һ.б.) эшли, актив рәвештә аренда һәм коммерция торагы төзелә.

Иннополис Россиянең иң яшь шәһәре булып тора һәм ул XXI гасырда нигез салынган: җирле халыкның уртача яше 30 елдан артмый.

Шәһәр территориясендә берничә мәгариф учреждениесе бар: Иннополис мәктәбе (329 укучы), IT-лицей-интернат (152 укучы) һәм Иннополис Университеты. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, абитуриентларны кабул итү сыйфаты буенча Россия югары уку йортлары топ-5кә керә (1 курска кабул ителгән студентларның уртача баллы-92,7). Агымдагы уку елында биредә дөньяның 37 иленнән 771 студент белем ала.

Моннан тыш, шәһәрдә «Иннополис» махсус икътисади зонасы урнашкан. Монда Россия корпорацияләре бүлекчәләре («Сбербанк», «Яндекс», МТС, X5 Retail Group, «Магнит») һәм чит ил компанияләре (Schneider Electric, IBM, Soramitsu Labs, Provectus, Portavita, NNG) – барлыгы 97 резидент, 18 партнер һәм 39 стартап) уңышлы эшли. 3,4 меңнән артык эш урыны булдырылган.

Шәһәр халкы биш еллык юбилеен гадәти булмаган форматта билгеләп үтәчәк: digital-#5tayInnopolis кичәсе үткәрәчәк. Бәйрәмне сайттагы реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкин: https://5tayinnopolis.ru 

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы командасы шәһәр халкын истәлекле дата белән котлый һәм яңа уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International