Айрат Хәйруллин видеоконференция режимында чираттагы архитектура советын үткәрде

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген онлайн режимда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы каршындагы архитектура советының чираттагы утырышы узды. Очрашуның төп темасы - Электрон мәгариф системасын үстерү.

Киңәшмә эшендә Советның барлык әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин һәм ведомствоның башка вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин мәгарифнең стратегик мөһим өлкә булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Республиканың Электрон мәгариф системасын модернизацияләү буенча уртак эш алып барырга кирәк.

Онлайн-очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов совет әгъзаларына электрон мәгарифнең агымдагы торышы һәм үсеш планнары турында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстанның бердәм цифрлы мәгариф мохите концепциясе турында сөйләде. Әлеге проект, һәр укучы һәм укытучының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, белем бирү процессын төзүгә, кулланыла торган мәгълүмат системаларын унификацияләүгә һәм интеграцияләүгә, кадрлар әзерләүгә һәм кеше потенциалын үстерүгә юнәлдереләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында агымдагы елда Татарстанда «Мин-мәктәп укучысы» суперсервисы эшли башлаячак. Мобиль кушымта укучыларны яхшы өлгереш һәм нәтиҗәләрне яхшыртуга этәрәчәк, укучыларның күпьяклы үсешен тәэмин итәчәк, укытучыларның өй биремнәре куелышына вакытын киметәчәк һәм оештыру мәгълүматын җиткерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, архитектура Советы Татарстан Республикасында цифрлаштыру процессларын нәтиҗәле идарә итү һәм республика халкы өчен яңа цифрлы сервислар булдыру өчен оештырылган иде. Аңа IT-тармакның алдынгы компанияләре, шулай ук республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре керде: ICL, БАРС Груп, Таттелеком, InnoSTage, Ак Барс Банк, мәгълүмати проектлар белән идарә итү, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, мәгълүмати технологияләр үзәге һәм цифрлы трансформация үзәге. Совет рәисе - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International