Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары «Кадрлар резервы белән эфирда» программасының кунагы булачак

2020 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Радик Гисмятов «Кадрлар резервы» республика проектында катнашачак һәм «Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә цифрлаштыру процесслары белән идарә итү» темасына ачык вебинар үткәрәчәк.

«Кадрлар резервы» проекты яшьләргә шәхси һәм карьера үсешендә ярдәм итүгә, шулай ук яшьләр өчен профориентация һәм формаль булмаган белем бирү механизмнарын үстерүгә юнәлдерелгән.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов республикада дәүләт мәсьәләләрен хәл итү өчен алдынгы санлы технологияләр кертү процессы ничек баруы турында сөйләячәк.

Ачык вебинар иртәгә, 16 майда, 11: 00 сәгатьтә була. Анда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Теркәлгәннән соң вебинарга сылтама почта аша җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International