Язгы язылу кампаниясе кысаларында республика халкы газета-журналларга 130 меңнән артык язылу рәсмиләштергән. Исегезгә төшерәбез, 20-30 апрель көннәрендә Россия Почтасы клиентлары басма матбугатка 40% ка кадәр ташлама белән языла ала иде. Подписканы почта бүлекчәсенә барып та рәсмиләштерергә мөмкин иде: мобиль кушымтада, Россия Почтасының podpiska.pochta.ru сайтында яки өйдә почтальон аша.
Ташламалы чорда язылган басмаларның 20 меңгә якыны – үзәк басмаларга, 70 меңнән артыгы – республика басмаларына, 40 меңнән артыгы район массакүләм мәгълүмат чараларына туры килде.
Язылу декадасында Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр актив катнашты.
Татарстанда «Игелек агачы» хәйрия акциясенә дә актив кушылдылар. Проект кысаларында теләгән һәркем балалар йортларына, мәктәп-интернатларга, китапханәләргә, хастаханәләргә, картлар һәм ветераннар йортларына яки ялгыз кешеләргә газета-журналларга язылу бүләк итә ала. Учреждениеләр исемлеге һәр элемтә бүлегендә бар. 14 нче майга алынган мәгълүматларга караганда, безнең республикада 300 дән артык шундый подписка рәсмиләштерелгән. Исегезгә төшерәбез, акциягә podpiska.pochta.ru/derevo-dobra сайтында кушылырга мөмкин.