2020 елда югары тизлекле интернетка 613 социаль объект тоташтырылачак

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 460 социаль әһәмияткә ия объект Интернетка киң полосалы тоташу мөмкинлеге белән тәэмин ителәчәк. Болар - фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре.

1 913 объект-җепселле - оптик элемтә линияләре (ВОЛС), ә 1 547 объект - 4G (LTE) чыбыксыз технологияләр кулланып, Интернет челтәренә тоташтырылачак.

Бүгенге көндә 498 социаль әһәмияткә ия объект югары тизлекле интернетка ВОЛС технологияләре буенча керү белән тәэмин ителгән. 2020 елда ВОЛС буенча 613 объект тоташтырылачак. 4G технологияләрен кулланып объектларны тоташтыру 2020-2021 елларга планлаштырылган.

Бүгенге көндә Татарстанда 7,5 млн кәрәзле элемтә абоненты, 4 млн мобиль интернеттан файдаланучы һәм 1 миллионнан артык чыбыклы Интернеттан файдаланучы исәпләнә. Татарстан Республикасы өй Интернетыннан файдаланучылар саны буенча (Мәскәү һәм Питердан соң) өченче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International