Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Татарстанны иң "алга киткән" төбәкләрнең берсе дип атады

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) директоры Иван Федотов, Россиянең иң «алга киткән» төбәге булып, Татарстан үз-үзеңне изоляцияләүне контрольдә тотуның иң технологик системасын кертә алды, дип белдерде.

АИРР башлыгы шулай ук конкрет контроль чаралары регионга һәм аның үзенчәлекләренә бәйле рәвештә аерыла, дип билгеләп үтте. Эксперт хәзерге вакытта коронавирус таралуга бәйле вәзгыять тигез түгел, шуңа күрә барлык субъектлар өчен дә бер үк режим урнаштырырга ярамый, дип игътибар итте. Иван Федотов барлыгы 4 төбәкне аерып күрсәтте: Татарстан, Якутия, Түбән Новгород һәм Томск өлкәләре.

Хәзер Цифрлы пропуск системасында 1 млн 643 мең кеше теркәлгән, 11 миллионнан артык рөхсәт алынган.

Иң популяр максат - дачага чыгу. Соратуларның суммар саны 5,7 млн.нан артып киткән*

Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация сорап, татарстанлылар контакт-үзәккә 8-800-250-90-33 бердәм номер буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук барлык тулырак мәгълүмат сервис сайтында урнаштырылган.

* Белешмәләр 21: 00 6.05.2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International