Татарстанда цифрлы үткәргечләр алу буенча сервис эшли башлаганнан бирле, контакт-үзәк операторлары республика халкыннан 170 меңнән артык мөрәҗәгатьне эшкәртте.
1 апрельдән Татарстан Республикасында цифрлы пропусклар алу буенча сервис эшли башлады. Аның белән бер үк вакытта кулланучыларга цифрлы пропусклар алу белән бәйле сораулар буенча консультация бирү өчен контакт-үзәк эшли башлады. Бу вакыт эчендә бердәм кайнар линиягә республика халкыннан 170 меңнән артык мөрәҗәгать керде.
13 апрельдән башлап татарстанлылар "Россиядә эш" порталында теркәлү һәм эшсезлек буенча пособие алу мәсьәләләре буенча консультация ала алалар. Бүгенге көндә бу тема буенча контакт-үзәккә 3 000 тирәсе мөрәҗәгать керде.
26 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, цифрлы пропусклар бирү системасында республиканың 1 млн 300 меңнән артык кешесе теркәлгән. Шул ук вакытта, бирелгән кодларның гомуми саны чыгу өчен 7 млн.нан артып киткән.
Бердәм кайнар линия номеры: 8-800-250-90-33. Шулай ук цифрлы пропускларны алу процедурасы турында тулы мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга мөмкин: https://covid19.tatarstan.ru/