Forbes басмасы сайтында 2020 елга кадәр 30 яшькә кадәрге иң перспективалы россиялеләрнең рейтингына номинантлар өчен ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Дәгъвачылар арасында - Татарстан Республикасында ясалма интеллект буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев.
Элегрәк журнал экспертлары тарафыннан финал топ-30га эләгүгә 100 кандидат арасыннан лонг-лист төзелгән иде, анда 10 категориянең һәрберсендә 3әр лауреат керәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «идарә» категориясендәге номинантлар рәтенә Татарстанның 26 яшьлек егете, республикада ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев кертелгән иде. Ул шулай ук «Цифрлы авыл» социаль проекты - Авыл җирендә яшәүчеләр өчен цифрлы сервислар комплексы авторы булып тора.
Номинантлар өчен Онлайн-тавыш бирү иртәгә, 28 апрельдә тәмамланачак. Әгәр сез әле тавышыгызны бирергә өлгермәгән булсагыз, Булатка ярдәм итү өчен соңгы мөмкинлегегез калды. Моны түбәндәге сылтама буенча күчеп эшләргә мөмкин: https://www.opinionstage.com/api/v1/widgets/655745/iframe
Иртәгә Forbes сайтында иң күп укучы тавышын алган 30 номинантның исемнәре бастырылачак. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре финал рейтингын төзегәндә Эксперт советы тарафыннан исәпкә алыначак, ул майның икенче яртысында тәкъдим ителәчәк.