Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында цифрлы трансформация буенча урынбасарлар билгеләнде

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру буенча эшче төркем формалаштырылды һәм аның составы расланды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, һәр министрлыкта, ведомствода, муниципалитетта, хезмәткәрләрнең штаты артмаса, цифрлы трансформация буенча урынбасарлар билгеләнде.

Цифрлаштыру өчен җаваплы затлар җитәкчеләр урынбасарлары арасыннан сайланды, билгеләнү штат санын арттыруга китермәде. Барлык урынбасарлар да Иннополис Университетында CDTO махсус әзерлеген уздылар.

Алар эшчәнлегенең кураторы - ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.

Эшче төркем составына барлыгы 40 кеше керде. Төркем рәисе итеп ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе – Шамил Гафаров билгеләнде. Рәис урынбасары - ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин булды. Төркем Секретаре вазыйфаларын ТР санлы трансформация үзәге җитәкчесе Виктор Зубарев башкарачак.

«Безгә коллегалар белән тулы цифрлы ведомствоара бәйләнешне оештыру буенча зур системалы эш алып барырга кирәк. Уртак көч белән без барлык дәүләт органнарында да санга күчүне гамәлгә ашырырга тиеш. Һәр конкрет ведомствода цифрлы процессларны җайга салырга кирәк. Үз чиратында, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы цифрлы трансформация юнәлешендә бердәм дәүләт сәясәтен эшләүне һәм тормышка ашыруны һәм республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк. Безнең уртак эшебезнең төп күрсәткече - дәүләт белән хезмәттәшлек иткәндә халыкның һәм бизнесның канәгатьлеген арттыру", - дип шәрехләде цифрлы министрлык башлыгы Айрат Хәйруллин.

Эшче төркем составына шулай ук Татарстан Республикасының 35 министрлык һәм ведомство вәкилләре керде.

Юлия Адгамова - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;

Рөстәм Арсланов - этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары;

Ренат Әхмәтҗанов - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары;

Эльвира Әхмәтова – "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының беренче урынбасары;

Искәндәр Баһаветдинов - Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары; 

Данис Вилданов - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары;

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев;

Айнур Галимов - Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары;

Айрат Гәрәев - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары;

Айрат Гарипов - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары;

Радик Гисмятов - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары;

Наил Залаков - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары;

Илгизәр Зарипов - Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары;

Гадел Мөбәрәкшин - Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары;

Илья Начин - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары;

Алексей Огородников - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм мәгълүматны яклау идарәсе башлыгы;

Сергей Павлов - Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Олег Пелевин - Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары;

Илдар Садриев - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары;

Лиана Сәетова - Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Вәгыйз Саттаров - Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары — Хокук идарәсе башлыгы;

Ольга Семенова - Комитет рәисе урынбасары Тататстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг буенча;

Олег Степущенко - Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары;

Тимур Сөләйманов - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары;

Егор Тарнавский - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары;

Денис Улесов - "Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры;

Айрат Усманов - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары;

Марат Фәйзрахманов - Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары — Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры;

Линар Фатыйхов - Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы урынбасары;

Мөнир Халиков - Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары;

Алмаз Хөсәенов - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары;

Таһир Хөснетдинов - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы;

Илнур Шакиров - мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе урынбасары;

Азат Шәрәпов - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары;

Рамил Шәрәфетдинов - Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Илнур Шәрипов - Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Альберт Яковлев - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International