«Цифрлы гражданин» порталы digital-белемнәрне тикшерү өчен эшли башлады

2020 елның 17 апреле, җомга

«Цифрлы граждан» профессиональ онлайн-платформасы эшли башлады, аның базасында теләгән һәркем бушлай тест үтә һәм үзенең цифрлы грамоталылыгын билгели ала.

Проектның максаты - кешене цифрлы икътисадта эшләргә һәм тормышка әзерләү, шулай ук аның хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру. Тестлаштыру Европа Берлеге илләре экспертлары тарафыннан эшләнгән һәм Россия өчен җайлаштырылган DigComp методикасы буенча уза.

30 минутлык тест  64 сорауны үз эченә ала, алар кулланучының биш төп компетенция буенча белемнәрен бәяли: мәгълүмати грамоталылык, коммуникатив грамоталылык, цифрлы контент булдыру, цифрлы куркынычсызлык, цифрлы компетентлык.

Тест тәмамланганнан соң, цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен раслаучы кәгазь сертификат алырга, шулай ук укыту буенча шәхси киңәшләр һәм уку материалларына сылтамалар алырга мөмкин.

Моннан тыш, платформа базасында дәүләт структуралары һәм корпорацияләре хезмәткәрләре өчен цифрлы грамоталылыкка тест үткәрергә мөмкин.

Проектның операторы - НАФИның аналитик үзәге. Үзәкнең соңгы тикшеренүләренә караганда, 2020 елның беренче кварталында россиялеләрнең цифрлы грамоталылыгы индексы 100 пунктның 58ен тәшкил иткән. Башка сүзләр белән әйткәндә, бары тик 27% халык югары digital-дәрәҗәгә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International