Цифрлы пропускларны алу процессы гадиләштерелде

2020 елның 5 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, ТР Финанслар министрлыгы командасы, Ак Барс банкы белән берлектә, цифрлы пропусклар алу буенча сервиста теркәүнең гадиләштерелгән системасын эшләгән.

Хәзер системада теркәү өчен 2590 кыска номерга паспорт номерын гына күрсәтеп, бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәр тексты үрнәге: Теркәлү#9219632506. Кулланучының шәхси мәгълүматларыннан җавап хәбәрендә дә документ номеры гына күрсәтеләчәк. Әмма цифрлы пропуск рәсмиләштергәндә, тору урынын үзгәртү өчен (максат 9) җавап хәбәрендә кулланучыга үз-үзеңне изоляцияләүнең яңа адресын күрсәтергә кирәк булачак.

Шулай ук бүген сервис сайты яңартылды: һәр максатның гамәлдә булу вакыты, мөмкин булган чикләүләр һәм системада яңа теркәлү форматының җентекле тасвирламасы өстәлде.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы пропускларны рәсмиләштерү системасы ABCloud хосусый болытында җәелдерелгән, ул узган ел Ак Барс банкы тарафыннан төзелгән. Кулланучыларның барлык мәгълүматлары да банк һәм дәүләт мәгълүмат системаларында гына кулланыла торган киберкуркынычсызлык технологияләре белән ышанычлы якланган.

Цифрлы үткәргечне рәсмиләштерү буенча консультацияне республика халкы кайнар линия телефоны буенча ала: 8-800-250-90-33. Тулырак мәгълүмат сайтта: https://covid19.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International