2020 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары итеп Начвин Илья Сергеевич билгеләнде. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
.jpg)
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары вазыйфасында Илья Начвин мәгълүмати технологияләр өлкәсендә идарә итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, шул исәптән: хакимият органнарында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) кертү; электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үстерү; цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру һ. б.
Моңарчы Илья Начвин ТР Дәүләт торак инспекциясендә төрле вазыйфаларда эшләгән. 2020 елның 15 гыйнварыннан "Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе вазыйфасын башкара.
Үзенең эшчәнлеге кысаларында Илья Начвин торак фонды мониторингы республика порталын булдыруда һәм үстерүдә катнашты, торак-коммуналь өлкәдә катнашучыларның эшчәнлеген автоматлаштыруны (йортлар һәм идарә итүче оешмалар реестрларын булдыру; күпфатирлы йортларның барлык техник характеристикаларын электрон рәвешкә күчерү; капиталь ремонт программаларын ел саен автомат рәвештә формалаштыру) кураторлык итте. Шулай ук Илья Начвин җитәкчелегендә «Мобиль инспектор» проекты тормышка ашырыла, ул 2021 ел башына билгеләнгән.
Элек ТР Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары вазифасын башкарган Булат Исмәгыйлев үз эшчәнлеген цифрлы трансформация үзәгендә дәвам итәчәк.