Михаил Абызов уздырган киңәшмәдә Роман Шәйхетдинов буш җаваплар язучы чиновниклар өчен шәхси административ җаваплылык кертергә тәкъдим итте

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә “Ачык хөкүмәт” эшчәнлеген координацияләү буенча хөкүмәт комиссиясе өчен җаваплы РФ министры Михаил Абызов регионнар белән киңәшмә уздырды. “Ачык Татарстан” проектының беренче нәтиҗәләре һәм аның үсеше хакында бу киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

 Дәүләт идарәсе ачыклыгын булдыру һәм гражданнарны карар кабул итү процессына җәлеп итү максатында оештырылган “Ачык регион” модулен гамәлгә кертү өчен  Россия  Федерациясендә 17 пилот мәйдан булдырылган. Шулар арасына Татарстан да бар.

 “Ачык Татарстан” республика проекты “Электрон Татарстан” проектын җәелдерә һәм 3 төп компонентка нигезләнә - дәүләти, муниципаль һәм мөһим социаль хезмәтләр (uslugi.tatarstan.ru порталын 246 мең актив кулланучы бар, “Халык контроле” системасында ярты елда 5,2 мең мөрәҗәгать булды, электрон документ әйләнешендә 35 мең кеше эшли, көн саен 17 мең резолюция салына), дип билгеләп узды Роман Шәйхетдинов.  

 “Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү клиентлар өчен максимум уңайлыклар булдыруга корылган, - диде ул. – Моның өчен без гражданнар өчен берничә канал булдырдык: дәүләт хезмәтләре сайты, инфоматлар һәм мобиль кушымта. Бу ресурсларда дәүләт хезмәтләре алу бик уңайлы. Шуңа күрә гражданнар  аларны актив файдалана – уртача 1,7 тапкыр”. uslugi.tatarstan.ru порталы аша 30 дан артык төрле түләм бар, ноябрь аенда, мәсәлән, 84 млн сум түләү узды, шуларның 65 проценты банк карталары ярдәмендә булды”, - диде Роман Шәйхетдинов.

 “Ачык хөкүмәт”нең икенче төп постулаты – җәмәгатьчелек белән элемтә тотып, хакимиятнең ачыклыгын арттыру. Бу Татарстанда “Халык контроле” системасы аша гамәлгә кертелде. Файдаланучылар заявкалар системасында кабул ителгән карарлар сыйфаты хакында үз фикерләрен җиткереп тора. “Халык контроле” системасы статистикасы ачык, һәркем  системада катнашучылар эшенең сыйфатына бәя бирә ала.

Үзенең докладында Роман Шәйхетдинов  шулай ук “Ачык хөкүмәт” проектының үсешен тоткарлаучы проблемаларга да тукталды. Шундыйларның берсе – күпләп кәгазьгә басылган документлар каралышына китерүче документ әйләнеше таләпләре (хезмәт күрсәткәндә һәм гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне тикшергәндә). “Бу проблеманың чишелешен без бердәм законнар базасын һәм дәүләт органнары, юридик һәм физик затлар арасында электрон багланышлар оештыру буенча рекомендацияләр булдыруда, шулай ук электрон документларны, мәсәлән, килешүләр, счет-фактуралар һәм башка шундый документларны стандартлаштыруда күрәбез”, - диде ул.

Моннан тыш, министр гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне тикшергәндә мәҗбүри рәвештә дисциплинар яки административ  персональ җаваплылык кертү аша чиновниклар тарафыннан языла торган буш җаваплар белән көрәшергә чакырды һәм  электрон хезмәтләрне кәгазь язулар алдында законлы рәвештә приоритетлы итәргә киңәш бирде ( мәсәлән, электрон дәүләт хезмәтләрен алу срогын һәм бәясен киметергә).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International