Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында тармак предприятиеләре белән чираттагы киңәшмә узды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында тармак предприятиеләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белән чираттагы атналык киңәшмә узды.

Киңәшмә башында Айрат Хәйруллин Министрлык коллективы исеменнән «ВымпелКом» ГАҖ Казан кластерының территориаль идарәчесе Әнвәр Шахмаевның туган көне белән котлады.

Аннары Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының эше, элемтә сыйфаты һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасында «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясады. Үзенең чыгышы барышында Альберт Яковлев «Акыллы шәһәр»нең төп бурычы турында сөйләде - бу мәгълүматлар нигезендә интеллектуаль идарә системасын булдыру һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту.  Ведомство башлыгы урынбасары әлеге проект кысаларында республикада инде эшләнгән һәм 2020 елга планнар турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International