Чираттагы атналык киңәшмә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында узды.
Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинга Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталы, республиканың почта һәм мобиль элемтәсе эше турында хәбәр иттеләр.
Дәүләт идарәсенең цифрлы трансформация стратегиясен формалаштыру өчен тармак министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм IT-бергәлекләре белән эш алып барыла. Хәзерге вакытта фикер алышуларда катнашучыларның барысыннан да тәкъдимнәрне системалаштыру һәм төзәтмәләр кертү бара. Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясенең юл картасына үтәли цифрлы технологияләр, цифрлы дәүләт идарәсе, шулай ук «Акыллы шәһәр» проекты өчен тәкъдимнәр кертелде.
Киңәшмә кысаларында күргәзмә өлешендә коллегиягә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Доклад белән «Эр-Телеком Холдинг» АҖ Казан филиалы директоры Бачурина Светлана Михайловна чыгыш ясады.