20 гыйнварда Татарстанның кайбер шәһәрләрендә телетапшыруларны өзеп тору мөмкин

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында, аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп, пландагы ремонт эшләре турында хәбәр итә.

Телевизор каналларын өзү Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Зур Алан, Шәмәрдән, Миңлебай халкына кагылачак.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарыла торган эшләргә аңлап карауларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International