Октябрь аенда 53 мең татарстанлы коткару хезмәтенең “112” бердәм номерына шалтыратты

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда “112” телефон номерының дежур-диспетчерлык хезмәтенең шалтыратулар эшкәртү үзәге октябрь  аенда  53 мең  мөрәҗәгать кабул итте. Бу мөрәҗәгатьләрнең  2 меңе sms-хәбәр рәвешендә, калганнары телефон аша алынды.

Октябрьдә тәүлек эчендә “112” номерына уртача   1,6 мең тапкыр шалтырату, 60 sms-хәбәр килеп торды. Иң күп мөрәҗәгать (1,9 мең тапкыр) ай уртасына туры килде.

ТР  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер сүзләренә караганда, октябрьдә оператив дежурлар гадәттән тыш вакыйга хакында 16 мең  карта төзеде. Шуларның  95 проценты Казаннан, 5 проценты – Татарстан Республикасы районнарыннан алынды.

Бу карталарның 87 проценты Казан шәһәре гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә, 4 проценты – Татарстан Республикасы муниципаль районнары хезмәтенә юлланды. Кабат мөрәҗәгать итүләр һәм белешмә алу өчен килгән шалтыратулар – 9 процент тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International