Казан ИТ-паркында үзенчәлекле балалар өчен чыршы бәйрәме узды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «ВСЕ ВМЕСТЕ» хәйрия фондының үзенчәлекле балалары өчен яңа ел чарасы узды.​

Чарада 200 дән артык мөмкинлекләре чикле бала, шулай ук аларның әти-әниләре катнашты. Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин мөрәҗәгать итте.

Ведомство башлыгы Яңа ел чыршысында катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм нык сәламәтлек, теләкләрнең чынга ашуын һәм яңа ачышлар теләде. Айрат Хәйруллин «ВСЕ ВМЕСТЕ» фонды җитәкчесе Венер Иванцовка үзенчәлекле балаларга булган игътибары һәм аларның сәламәтлеген кайгыртуы өчен рәхмәт белдерде.

"Мин шулай ук ИТ-парк җитәкчелегенә бу матур бәйрәмне оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең технопаркта мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус курслар бар, анда компьютер һәм программалаштыру белән бәйле өстәмә күнекмәләр алырга мөмкин. Шуңа күрә без сезнең белән ИТ-парк диварларында бәйрәм чараларында гына түгел, ә белем бирү курсларында да очрашырбыз дип ышанам",-дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа ел бәйрәменең дәвамы булды. Чара ахырында һәр бала Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы командасыннан бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International