Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тармак предприятиеләре белән атна саен үткәрелә торган эшлекле киңәшмәдә «Россиянең цифрлы эфир телевидениесен булдыруга зур өлеш керткән өчен» истәлек медале белән бүләкләнде.
Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре генераль директоры Андрей Романченко исеменнән истәлекле медальне "Татарстан Республикасы РТРС" филиалы директоры Владимир Якимов тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, цифрлы тапшырулар Россиянең бөтен территориясендә 2019 елның 14 октябрендә эшли башлады. Бу Россия телевизион һәм радиотапшыру челтәренең сыйфатлы әзерлеге аркасында мөмкин булды. Әлеге эш кысаларында РТРС дөньяда иң зур санлы эфир ТВ челтәрен — 8000нән артык антенна-мачта корылмаларын, 20000 тапшыручыны төзеде. Челтәр Россия халкының 98,4% цифрлы тапшырулар белән колачларга мөмкинлек бирде. Татарстанда 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы санга күчүне колачлаган.
«Федераль, региональ хакимият органнары һәм Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең уртак тырышлыгы һәм тыгыз кооперациясе нәтиҗәсендә без Татарстан Республикасын телерадиотапшыруларның цифрлы форматына күчерә алдык», — дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.