Татарстанда WorldSkills төбәк чемпионаты башланды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында төбәкара компетенцияләр үзәгендә «Яшь профессионаллар» - WorldSkills Russia 2019-2020 төбәк чемпионатын ачу тантанасы узды. Чемпионатта катнашучыларны дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше ведомство исеменнән министр урынбасары Булат Исмәгыйлев котлады.

Чемпионат өч этапта узачак: 13-15 ноябрьдә, 20-22 ноябрьдә һәм 4-6 декабрьдә. Быел төбәк этабында компетенцияләр саны артты - ярышлар 162 һөнәр буенча узачак, ә узган ел алар 136 дан артык түгел иде.  Яңа юнәлешләр арасында - виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны эшләү, мобиль кушымталар эшләү, интернет әйберләр, су технологияләре, киберкуркынычсызлык һәм башкалар.

Ярышлар республиканың Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополиста 43 мәйданчыкта узачак. Чемпионатның төп мәйданчыклары «Казан Экспо» МКҮ, Казан төзелеш көллияте, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы булачак.

Региональ чемпионатны уздырганнан соң, Татарстан Республикасы җыелма командасы формалашачак, аны ил чемпионатында республикабыз тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International