Татарстанда «Тере тел — тере милләт» - 2019 конкурсы старт алды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Тере тел – тере милләт» республика конкурсы ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү темасын чагылдыручы Интернет челтәрендәге иң яхшы публикацияләрне һәм мәгълүмати ресурсларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Гаризалар һәм иҗади эшләр 28 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр ике номинациядә кабул ителә: «Интернет челтәре өчен медиа ресурсның иң яхшы проекты» һәм «Проектны яктырту өчен иң яхшы мәгълүмат кампаниясе». Республика конкурсына йомгак 20 ноябрьдән соң ясалачак.  Иң яхшы эшләрнең авторлары һәр номинациядә үз проектларын гамәлгә ашыру яки үстерү өчен грантлар алачак. Быел приз грантларының гомуми суммасы 300 мең сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәте сайтында конкурска гариза бирергә һәм аны үткәрү турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурс нәтиҗәләре буенча грантларны алты проект авторлары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International