Алексей Волин һәм Айрат Хәйруллин «Татарстан почтасы» почта элемтәсе бүлегендә булдылар

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин республиканың иң борынгы почта элемтәсе бүлегендә булдылар.

«Татарстан почтасы» ФСПХ директоры Регина Кузнецова экскурсия вакытында республиканың барлык почта бүлекләрендә цифрлы ТВ сигналын кабул итәргә мөмкинлек бирүче приставкалар сатыла, дип билгеләп үтте. Татарстанда 14 октябрьгә барлыгы 15,8 мең приставка сатылган.

«Татарстан почтасы» башлыгы приставка сатып алганда, сатып алучыга волонтерның телефон номерын бирүләрен билгеләп үтте.

14 октябрьдә Татарстан цифрлы телевидениегә күчте. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы 20 каналны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алды. «Санга» күчү татарстанлыларга телетапшыруларны югары сыйфатлы бушлай карарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International