Казанда спутник элемтәсенең резерв станциясе эшли башлады

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

14 октябрьдә Казанда спутник элемтәсенең резерв җир өсте станциясен эшләтеп җибәрделәр. Аны эшләтеп җибәрү Татарстанның цифрлы телевидениегә күчүе кысаларында узды.

Станция һава торышына, профилактик эшләр башкаруга карамастан, бөтен Россия буенча МТС Спутник ТВ абонентлары өчен өзлексез телетапшыруларны тәэмин итәчәк һәм авария хәлендәге сүндерү мөмкинлеген булдырмый.

«Бүген без ача торган спутник элемтәсе станциясе - бөтен Россия буенча спутник тапшыруларын тәэмин итү өчен инфраструктура объекты. Безнең МТС компаниясе белән партнерлык Татарстанның цифрлы лидерлыгын хуплый һәм республика халкына сыйфатлы сервис тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстан аналогтан цифрлы телевидениегә күчте. Күчү тантанасы "Татарстан Республикасының РТРС" филиалында узды. Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм РТРС филиалы җитәкчесе Владимир Якимов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International