"Казан" гаилә үзәге фасадында ТВ тарихы турында 3D-утлы шоу күрсәтәчәкләр

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Казанда цифрлы бәйрәм узачак, ул Россиянең цифрлы эфир телевидениесенә соңгы күчүенә багышланган үзәк чара булачак. Татарстан Республикасында һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларны 14 октябрьдә сүндерәчәкләр, бу масштаблы проектның финал ноктасы булачак.

Бу көнне Казан халкын «Казан» гаилә үзәге фасадындагы матур ут тамашасы көтә. Беренче тапкыр 8 катлы һәм 42 метр диаметрлы корылма видеомэппинг өчен экран булачак. «Казан» да Россиядә телевидение тарихына һәм тамашачылар өчен цифрлы эфир ТВның өстенлекләренә багышланган ун минутлык 3D-ролик күрсәтеләчәк. Соңыннан күкне гаилә үзәге гөмбәзендәге күзәтү мәйданыннан эшләтеп җибәрелгән фейерверк яктыртачак.

3 мең "санлы" волонтер катнашында утлы флешмоб тамашасы узачак. Алар цифрлы эфир телевидениесе символы булган күбәләк формасында тезелеп басачаклар һәм яктылык беләзекләре ярдәмендә күңелле тамаша оештырачаклар.

2019 елда Россия цифрлы эфир телетапшыруларына аналогтан этаплап күчүне гамәлгә ашыра. Илнең барлык субъектларында тамашачылар 20 федераль телеканалны югары сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алачак. Беренче булып яңа форматка Тверь өлкәсе күчте, 11 февральдә аңа илнең тагын җиде төбәге кушылды. Икенче дулкын кысаларында 15 апрельдә аналог телевидениесен өзү Россиянең 20 субъектында, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә булды. 3 июньдә тагын 36 төбәк "сан"га күчкән, ә соңгы дүртенче дулкын калган 21 төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, 14 октябрьдә узачак.

Ни өчен Россия цифрлы эфир телетапшыруларына күчә?

«Цифрга» күчү мөһим социаль бурыч хәл ителә: РФ халкы өчен «Первый канал», «Россия 1», «Матч ТВ», НТВ, «Пятый канал», «Россия К», «Россия 24», «Карусель», ОТР, «ТВ Центр» (беренче мультиплекс), «Рен ТВ», «Спас», СТС, «Домашний», ТВ – 3, «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, «Муз-ТВ» (икенче мультиплекс), "Муз-ТВ" (икенче мультиплекс) федераль каналлары һәркем өчен бушлай. Аларга хәзер үк кушылырга мөмкин.

Цифрлы челтәр төзи башлаганчы ил халкының 44%ы 4 телеканалдан артык түгел, ә халыкның 25%ы – 1-2 телеканал гына карый алса, Россия гражданнарының 98,4%ы эфирда бушлай 20 мәҗбүри телеканал һәм 3 радиоканалны цифрлы сыйфатта кабул итә алачак. Халыкның калган проценты сигналны спутник аша кабул итә алачак.

Фото: "Россия бүген" ХМА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International