Аналог телевидениесен өзәргә 20 көн калды!

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Без кире исәп-хисапны башлап җибәрәбез – аналог эфир телетапшыруын өзәргә нәкъ 20 көн калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Цифрлы телевидениегә тоташу һәм телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен, барысын да алдан ук җиһазлар сатып алырга чакырабыз!

Әгәр телевизор экранында федераль канал янында «А» хәрефе торса, димәк, сез аналог телевидениесен карыйсыз һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.

  • Заманча телевизорлар өчен (2012 елдан соң чыгарылган) бары тик антенна гына кирәк булачак.
  • Иске модель телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк – аны теләсә кайсы кибеттә электроника яки почта бүлегендә сатып алырга мөмкин.

Республиканың һәр районында һәм шәһәрендә цифрлы ТВ көйләүдә ярдәм итә ала торган махсус өйрәтелгән волонтерлар бар. Консультацияне шулай ук 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча да алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International