Казан лицеисты информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңүче булды

2019 елның 9 августы, җомга

Составында Н.И.Лобачевский исемендәге Казан лицее укучысы Илдар Гайнуллин булган Россия җыелма командасы бу көннәрдә Бакуда (Әзербайҗан) уза торган IOI-2019 информатика буенча халыкара олимпиаданың команда зачетында беренче урынны алды.

Казаннан тыш, халыкара ярышларда Россия данын Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән катнашучылар яклады. Гомумән алганда, олимпиадада дөньяның 88 иленнән 300 дән артык катнашучы катнашты.

Олимпиада ике турдан торды, аның барышында катнашучылар информатика буенча төрле күнекмәләр күрсәттеләр, алгоритмик бурычлар үтәделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Россия җыелма командасы дүрт алтын медаль яулады һәм медаль зачетында беренче урынны алды!

Исегезгә төшерәбез, элегрәк IOI-2019 Татарстан катнашучысы Илдар Гайнуллин информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды, аның финалы апрель аенда Казанда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International