6-8 августта Татарстанның кайбер районнарында телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Лениногорск радиоүзәгендә антенна-фидер җайланмаларында планлы ремонт эшләре башкарылуы турында хәбәр итә.

6-8 август көннәрендә 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Лениногорск һәм өлешчә Бөгелмә районнарында яшәүчеләргә аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулары программалары өзелеп торырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарылган эшләргә аңлап карауны сорый.

Фото: pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International