23 августка кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалардан республика бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итә.
Граждан җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү, шулай ук гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту шартларын булдыру белән бәйле проектлар карала. Монда хәйриячелекне, массакүләм спортны, цифрлы агартуны үстерү, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү һәм башка юнәлешләр буенча эшчәнлекне кертергә мөмкин.
Коммерцияле булмаган оешма проект белән бер генә заявка бирә ала, аны тормышка ашыру вакыты 12 айдан артмый.
Кирәкле документлар исемлеге ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.