22-26 июльдә Татарстанның кайбер районнарында телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы РТПҮ» РТРС филиаллары объектларында планлы ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, 9:00 дән 15:00 гә кадәр аналоглы һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп торырга мөмкин:

  • 22 июль Лениногорск районы Иске Шөгер торак пунктында һәм Чирмешән районында;
  • 23 июль Азнакай районының Үчәлле торак пунктында;
  • 24 июль Зәй районының Урсай торак пунктында;
  • 25 июль Азнакай районының Актүбә торак пунктында һәм Лениногорск районының Мордва Кармалкасы;
  • 26 июль көнне Әлмәт районының Яңа Чишмә торак пунктында.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкын башкарылган эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International