«Мин сезнең төп җанатарыгыз булам!»: Айрат Хәйруллин WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучылар белән очрашты

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан башкаласында 22 августтан 27 августка кадәр узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына бик аз вакыт калды. Бүген Татарстан чемпионат катнашучылары, шулай ук аларның эксперт-остазлары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ИТ-компетенцияләрдә ярышларга әзерлек турында фикер алышты.

Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составына Татарстан Республикасының алты вәкиле – Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы һәм В. Д. Поташов исемендәге Техник көллият студентлары (Яр Чаллы шәһәре) керде. Алар түбәндәге ИТ-компетенцияләрдә көрәшәчәк: «Мобиль робототехника», «График дизайн», «Мәгълүмати кабель челтәрләре», «CAD инженерлык дизайны», «Веб-дизайн һәм эшләү», шулай ук киләчәк FutureSkills һөнәрләр блогы компетенциясендә – «Мобиль кушымталар эшләү».

«Сезгә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки дөнья чемпионаты бездә Казанда уза, - дип мөрәҗәгать итте ТР Элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин ярышларда катнашучыларга. - Сезгә бөтен дөнья карыячак, җан атачак – бөтен Татарстан, ә мин сезнең төп җанатарыгыз булырмын. Үз-үзегезгә һәм җиңүгә ышаныгыз!»

Очрашуда халыкара эксперт Эмиль Сабитов билгеләп үткәнчә, Татарстаннан «Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә катнашучы Тимерлан Рәхмәтуллинның күнегүләре интенсив режимда уза. «Тимерланның бу юнәлештә зур тәҗрибәсе бар, ул барлык процессларны да эчтән белә, шуңа күрә без аның уңышлы чыгышына бик өметләнәбез», - дип ышаныч белдерде остаз.

Катнашучы үзе, үз чиратында, министрга элемтә операторларының берсе өчен эшләнгән әзер мобиль кушымталар тәкъдим итте. Айрат Хәйруллин яшь ИТ-белгеч белән халык өчен цифрлы сервислар булдыру буенча хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International