Бүген ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Дубна” техник-җәелдерү тибындагы Махсус икътисади зона генераль директоры Максим Прачик Россиядә технопарклар һәм махсус зоналар төзү һәм аларны үстерү мәсьәләләрен карады. Очрашу Казан ИТ-паркында булды. Анда шулай ук “Дубна” МИЗы резидентлары багланышлары идарәсе җитәкчесе Алексей Степаненко һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры урынбасары, “Иннополис” проекты җитәкчесе Антон Грачев катнашты.
“Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарклар төзү” федераль программасы буенча беренче технопарк Казанда 2009 елда барлыкка килде. Бүген ул 100 процент резидентлар белән тулы. Резидентларның гомуми еллык кереме 3 миллиард сумга җитеп килә. Министр әйтүенчә, 2012 елга планда 3,95 миллиард сум каралган. Бу программа буенча 25 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстанның икенче ИТ-паркы ачыла. 150 мең кешелек “Иннополис” ИТ-шәһәрчеге төзеләчәк.
Беренче этапта - 2012-2015 елларда - 10 000 ИТ-белгеч эшләрлек технопарк, университет төзү планлаштырыла, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен торак һәм социаль инфраструктура объектлары төзү карала.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “Иннополис” проекты кураторы буларак, Россия Икътисади үсеш министрлыгына Махсус икътисади зона статусын алу хакында заявка һәм РФ Финанс министрлыгы белән берлектә проектны финанслау моделе әзерли, диде Роман Шәйхетдинов.
Техник-җәелдерү зонасы “Дубна”да 2005 елда ук төзелгән, һәм аларның резидентлар белән эшләү тәҗрибәсе Татарстан өчен бик кызыклы, диде Роман Шәйхетдинов.
Роман Прачик Татарстан эшен югары бәяләп: “Иннополис бик көчле проект”, - диде.
Белешмә: РФ Хөкүмәте карары белән 2005 елда Мәскәү өлкәсе Дубна шәһәрендә техник-җәелдерү тибында “Дубна” Махсус икътисади зонасы төзелде. Хәзер анда 82 резидент-компания теркәлгән, аларның 34е мәгълүмати технологияләр белән шөгыльләнә, 33е – атом-төш, физик һәм нано-, био-, медицина технологияләре, 15е – катлаулы техник системалар проектлаштыра. Шул ук вакытта 32 компания үз төзелешләрен булдыруны күздә тота, 41е – эш урынын арендага ала.
Резидент-компанияләр дәүләт ташламаларына ия: әзер офис-лабораторияләргә урнашу, электроэнергия челтәренә һәм башка инженерлык челтәрләренә бушлай тоташу, ипотека ярдәмендә торак алу, салым ташламалары, махсус таможня режимы – үзләре өчен пошлинасыз җиһазлар һәм материаллар кертү каралган.