Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкче - Айрат Хәйруллинны тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, аны Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләү турындагы указга кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алдында мөһим бурычлар тора – цифрлы икътисад, цифрлы эфир телевидениесенә күчү, бухучет системасын үзәкләштерү, 5G челтәрен үстерү, муниципаль хезмәтләрнең тулы бер блогын электрон рәвешкә күчерү һәм башкалар. Айрат Хәйруллинның муниципалитетта, «җирдә» эшләү тәҗрибәсе дә әлеге бурычларны уңышлы хәл итүдә билгеле бер роль уйнаячак. ТР Премьер-министры яңа Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрын котлады һәм аның үзенә йөкләнгән бурычларны үтәр дигән ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Айрат Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы башлыгы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы вазыйфасын башкарган иде. Ул Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратларында һәм Татарстан Республикасы Президенты аппаратында эшләгән.
Татарстан Республикасының элеккеге Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләнде, ул Иннополис үсешен һәм цифрлы икътисадның кайбер юнәлешләрен алып барачак.
Фото: Р. Кадыйров